Самарда язларын һәм көзләрен җирләр коры чакта зиратларда өмә уздыру гадәти хәлгә әйләнеп бара. Атна ахырында өлкә мөфтияте тәкъдиме буенча Самарның Мехзавод бистәсендә урнашкан татар зиратындагы каберлекләрне тәртипкә китерү өмәсе уздырылды.
Өмәдә “Нур” мәдрәсәсе шәкертләре, дин әһелләре, яшьләр һәм өлкәннәр дә катнашты. Алар зираттагы кыйшалган кабер ташларын турайттылар, сукмакларны чистарттылар, кипкән үләннәрне җыйдылар, корыган агачларны кистеләр һәм төяп чүплеккә озаттылар. Көне буе эшләп арыгач, барчасы да Җәмигъ мәчетенә чәй эчәргә кайттылар. Өмәчеләр каршында мөфти Талип хәзрәт Яруллин нотык тотты, үтемле вәгазен сөйләде, теләкләрен белдерде.
Мөфтинең яшьләр һәм җәмәгатьчелек белән эшләүче урынбасары Радик Газизов соңгы айларда башкарылган гамәлләргә тукталды. Аның чыгышыннан берничә фикер:
“Һәр мәхәллә мөселманнары үз мәнфәгатьләрен үзләре кайгыртырга тиеш", диде Уфадан килгән Әхмәт хәзрәт Әхмәров.
Чәй табынында яшьләр тарафыннан теләкләр дә белдерелде. Алар фикеренчә, башка төбәкләрдәге имамнарны чакырып вәгазь сөйләтергә, яшьләр белән спорт чараларын ешрак уздырырга кирәк.
Таһир ага Мамышев тәкъдиме белән яшьләр белән эш алып барыр өчен Җәмигъ мәчете каршында яшьләр шурасы сайланды.
Бүгенге көндә Самарның үзендә татарларны дүрт зиратта җирлиләр. Әле ябылган каберстаннар да бар. Радик Газизов әйтүенчә, кайсыдыр зиратта өмәләрне язын, икенчеләрендә көзен үткәрәләр.
”Сез төрле юнәлештә эшләп төрле катлам адәмнәр белән хезмәттәшлек урнаштырасыз. Диннән ерак кешегә ислам тәгълиматын сеңдерүне нидән башлыйсыз?” дигән сорауга, ул көрсенеп: “Хәләл белән харамнан башлыйм. Күп гаиләләрдә хәләл ризык ашау гадәткә кермәгән. Дуңгыз колбасасын ашаучыга ничек инде намаз турында сөйләп була? Татарны саклап калыр өчен телебезне һәм динебез исламны саклап калырга кирәк”, диде Радик әфәнде Газизов.