Илсур Метшин Казан автобусыннан канәгать калган

Казан мэры Илсур Метшин шимбәдә эшенә җәмәгать транспорты белән барды. Автобуста йөрү шәһәр башлыгында уңай тәэсирләр калдырган.

“Автобуслар тигез йөри. Эчендә чиста-пөхтә. Теләсәм дә бәйләнерлек нәрсә тапмадым. Автобус йөртүчесе кагыйдәләрне үти. Яшьләр өлкәннәргә урын бирә”, - диде Илсур Метшин шәһәр идарәсендәге җыелышта.

Казан башлыгы түрәләрне җәмәгать транспорты белән йөрергә чакырса да, үзенең автобус белән йөри алмаячагын җиткерде. “Автобус белән йөрсәм, эшемне эшләргә җитешмәячәкмен”, - ди Метшин.