1552 ел шәһитләренә һәйкәл куелырмы?

Your browser doesn’t support HTML5

1 октябрьдә Казанның Бауман урамында 1552 елда Казанны яклаучыларга һәйкәл куюны таләп итеп пикет оештырылды. “Азатлык” татар яшьләре берлеге оештырган пикетта “Нигә һаман да Казанны яклаучыларга һәйкәл куелмый?", "Мәскәүдән куркабызмы?”, “1552 елда Казанны яклаучыларга лаеклы һәйкәл куелуын таләп итәбез!”, “Ни өчен Казанны яулап алучыларга һәйкәл бар, ә яклаучыларга юк?”, дигән шигарьләр күтәрелде.