Гарәп әмирлекләре Казан белән Уфага туры очышлар ача

Air Arabia – Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африкадагы зур авиаширкәтләрнең берсе – Казан һәм Уфага туры очышлар ачуын белдерде.

Гарәп әмирлекләре ширкәтенең очкычлары Шарҗадан Казанга атнага ике тапкыр – чәршәмбе һәм шимбә көннәрне очачак.

«Казанга туры рейс ачу – безнең Русия һәм Көнчыгыш Европа базарына үтеп керүебезне дәвамы», - дип белдерә ширкәтнең башкарма мөдире Гадел Али.

Кичә Air Arabia Уфага очышлар башлау турында игълан иткән иде. Шарҗадан Башкортстан башкаласына очышлар шулай ук чәршәмбе һәм шимбә көннәрне оештырылачак.