Русия оппозициясе советына Казаннан бер намзәт бар

Русия оппозициясе координацион советына Казаннан бердәнбер кеше үз намзәтен тәкъдим иткән. Ул – протест чараларын оештыручы һәм оппозиция активисты Фиалка Бадыкова. Бу хакта Эхо Москвы хәбәр итә.

Координацион советка иң элек берничә казанлы барырга тиеш булган. Ләкин нәтиҗәдә кирәкле документларны һәм 10 мең сум тәшкил иткән теркәлү акчасын бары тик Бадыкова керткән.

Совет сайлаулары 2012 елның 20-21 октябрьдә узачак. Анда гомуми төркемдә 30 кеше һәм идеологик канатлардан 15 кеше керәчәк.

Барлыгы сайлауда Русиядән 216 кеше катнаша.