НАТО: кирәк булса Төркияне яклыйбыз

НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен Төркия хакимиятенә, кирәк булса Төньяк Атлантика берлеге илне якларга әзер дип белдерде.

Расмуссен Брюссельдә ачылган НАТО илләре саклау министрлары очрашуы алдыннан журналистлар каршында чыгыш ясады.

Очрашу Төркия һәм Сүрия арасында хәрби киеренкелек арту вакытына туры килә.

Төркия Сүрия чикләренә өстәмә хәрби техника китереп тора. Автоколонналар, танклар, зенит кораллары Сүрия чигендә тупланган. Хәрби контингент Шанлыурфа, Килис, Хатай җирлекләрендә урнашкан.

Киеренкелек Сүриядән килеп төшкән ракетаның төрек авылында биш кешене үтерүеннән башланды.