Коммунистлар митинглар турындагы канунга ризасызлык белдерә

Your browser doesn’t support HTML5

11 октябрьдә коммунистлар Татарстан Дәүләт шурасы алдында пикет оештырды. Анда “Без митинглар турындагы аждаһа канунына каршы” дигән шигарләр күтәрелде. Татарстан коммунистлары җитәкчесе Хафиз Миргалимов бу яңа канун өлгесе белән Ирек мәйданында урам җыеннарын тыярга теләүне хакимиятнең халыктан куркуы дип бәяләде.