14 елда Татарстан авыл халкы 80 мең кешегә кимегән

Соңгы 14 ел эчендә Татарстанда авыл халкы саны 80 мең кешегә кимегән. Бу хакта Татарстан дәүләт шурасының экология, табигатьне куллану һәм авыл хуҗалыгы мәсьәләләре комитетында хәбәр иттеләр.

Авыл хуҗалыгы һәм табигатьне куллану министры урынбасары Николай Якушкин белдергәнчә, элек авылларда 1 млн 50 меңгә якын кеше яшәгән, хәзер бу сан 925 меңгә кимегән. “80 мең – ул бик зур югалту. Иң элек сыйфат мәсьәләсендә. Авылда бары тик өлкәннәр, физик хезмәт куерга мөмкинлеге булмаганнар гына калып килә”, - ди Якушкин.