Әфганстанда туйга барган автобус шартлавында 15 кеше үлгән

Әфганстан төньягында туйга барган автобус шартлавында 15 кеше үлгән. Автобусны юлдагы фугас шартлаткан.

Балх вилаятендә булган фаҗига корбаннары арасында хатын-кызлар һәм балалар да бар. Шулай ук 18 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган.


БМО иминлек шурасы элегрәк Әфганстандагы сугыш вакытында күп санда гаепсез кешеләрнең үлүенә карата борчылу белдергән иде. Илдәге шартлау һәм һөҗүмнәрне күпчелек талиплар һәм башка кораллы төркемнәр оештыра.