"Этномириада" фестивале халыкларны берләштерде

“Этномириада” бәйгесендә катнашучылар

Узган шимбә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында “Этномириада” Бөтенрусия традицион сәнгатьле мәдәният бәйгесе тәмамланды.
Бәйгенең максаты – традицион мәдәниятне саклап калу һәм үстерү, яңа иҗади коллективларны, башкаручыларны, осталарны эзләү һәм аларны тиешле үсеш белән тәэмин итү. “Этномириада” төрки, славян, фин-угыр һәм башка Русия халыкларының этномәдәни гореф-гадәтләрен өйрәнү, саклап калу һәм популярлаштыру ниятеннән оештырылды.

Фестиваль-бәйгедә Русиянең төрле төбәкләреннән килгән сәнгатькәрләр катнашты. Мәскәү, Волгоград, Димитровград, Чуашстан, Мари Иле, Башкортстан һәм башка шәһәрләрдән килгән кунаклар үз халкы мәдәнияте белән таныштырды.

“Этномириада” бәйгесендә катнашучылар


Иҗади коллективлар 5 төрле номинациядә чыгыш ясады: традицион фольклор ансамбльләр, милли уен коралларында башкару, халык җырлары (вокал), декоратив-гамәли сәнгать һәм дизайн.

Йошкар-Ола шәһәреннән бәйгедә катнашучылар


Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты, халык иҗаты белгече Алсу Еникеева сүзләренчә, бәйгедә яшь һәм олы буын да катнашканга күрә, мирасны тапшыру процессы бара.

“Бәйгенең иң зур максаты – үзебезнең тарихыбызны, сәнгатебезне саклау һәм яңарту. Шуңа күрә бу фестивальне оештырдык. Катнашучыларның яше төрле: монда олылар да, яшьләр дә катнаша. Ике буынның бер урында берләшүен яхшы дип саныйм.

“Этномириада” бәйгесендә катнашучылар


Борынгы иҗатны яшь буынга тапшыру процессы бара. Яшьләр белән эшләү бигрәк тә кыйммәтле, чөнки мирасыбызны аларга да күрсәтергә кирәк. Чуашлардан, марилардан, урыслардан тыш, татарлар күбрәк җыр-моң номинациясендә күпләп тәкъдим ителгән. Башкортлар да курайчылардан торган шактый зур иҗади програм белән килделәр”, диде Алсу Еникеева.

“Курай сыйныфына килгән һәр баланы алабыз”

Уфа сәнгать училищесының курай классы җитәкчесе, Башкортстанның халык артисты Ришат Рәхимов бәйгегә үзенең шәкертләрен алып килгән. Аларның програмы берничә сәгатькә сузылды. Ришат Рәхимов – данлыклы курайчы Гата Сөләйманов шәкерте, 1976 елдан бирле курайчылар тәрбияли икән.

“Шәкертләр бу бәйгегә үзләре теләп килде. Бәйге турында ишетеп, махсус әзерлек алып барып, Казанга килделәр. Күбесе – курайчылар. Бүгенге көндә без кыл кубыз уен коралын торгызу эшләрен алып барабыз. Кыл кубыз – башкортларның, төрки дөньяның билгеле уен коралы. Хәзер аның хакында бик күпләр белми, чөнки ул югалган санала. 1994 елда ук кыл кубыз сыйныфын ачкан идек инде, ләкин хәзер генә ныклап алынырга булдык. Мәсәлән, Азиядә, Көнчыгышта яшәүче төрки халыкларда ул бик алга киткән, әмма безнең ул югарылыкка җиткән юк әле.

Бүгенге көндә кыл кубызны милли оркестрда ишетеп була. Шулай ук бездә думбра сыйныфы да эшләп килә. Казанга кыл кубызчылар, думбрачылар, курайчылар алып килдек. Безнең училищеда 20 кешедән торган курайчылар ансамбле эшли, ләкин финанс мәсьәләләре аркасында барысын да китереп булмады.

Бу бәйгедә без беренче тапкыр гына түгел. 2008 елда биредә үткән “Между Волгой и Уралом” дигән конкурста катнашкан булды, ул вакытта безнең иҗат югары бәяләнде. Жюри әгъзалары безгә беренче урынны бирделәр. Быелгы конкурста да бары тик югары урыннарга гына өметләнәбез. Мондый чаралар безнең өчен дә, шәкертләр өчен дә бик тә файдалы, шуңа күрә оештыручыларга бик тә рәхмәтлебез.

– Татарстанда курайның хәле әллә ни мактанырлык түгел. Ә Башкорстанда курайның хәле ничегрәк? Яшьләр укырга киләме? Укып бетергәч, белгечлек буенча эшлиләрме?

– Сорауның икенчесеннән башлыйм. Эш шулкадәр күп, хәтта районнардан курайчыларны гел сорап торалар. Эш урыннары җитәрлек, ә укучыларга килгәндә, без дә бөтен ил проблемыннан читтә кала алмадык. Балалар саны кимү сәбәпле, урыннарга да конкурс аз. Сайлап алу мөмкинлеге булмаганга, конкурссыз гына алырга туры килә. Шул ягы белән кытлык кичерәбез.

– Башкортстанда курай үсештә дип уйлыйсызмы?

– Курай – байракка иңгән милли символыбыз. Әгәр ул үсештә булмаса, аны байракка төшермәсләр иде. “Урал Батыр” милли эпосында курай 4, 5 мең ел элек барлыкка килгән дип әйтелә. Бу эпоста Урал Батыр да, аның иптәше Каракаш та – курайчылар. Димәк, курайда 4, 5 мең ел уйнаганнар дип әйтергә була.

Курай “Конгур буга” эпосында да телгә алына. Башкортлар һуннар белән сугышкан вакытта, агач төбенә ял итергә ятканда, эпосның төп герое курай тавышын ишетә. Күзен ачса – таулар арасында Акбузатка атланган, кулына курай тоткан Урал Батырны күрә һәм Урал Батыр башкорт җирләрен саклап йөрүенә инана. Әгәр дә бу эпоска ышансак, курай безнең эраның 200-300нче елларында ук барлыкка килгән дип әйтергә хакыбыз бар.

“Этномириада” бәйгесендә катнашучылар