Ат чабышларына әзерләнүче Шыгырданда машиналар ярышты

Your browser doesn’t support HTML5

20 октябрьдә Чуашстанның татарлар күпләп яшәүче Шыгырдан авылында кулдан ясалган машина ярышлары үтте. Чара “Шыгырдан диалогы” исеме астында II төбәкара авыл икътисад форумы кысасында оештырылды. Ярышка Ульян төбәгеннән алып киленгән 12 автомобиль катнашты. Чараны оештыручылар мондый машина ярышларының “Шыгырдан диалогы” форумының аерылгысыз бер өлеше булачагы турында белдерде. Шуны да әйтергә кирәк 2013 елда Шыгырданда II Бөтенрусия ат чабышлары да узачак. [Райнур Шакир видеосы]