Сүриядә ут ачмау килешүенең өченче көнендә дә көч куллану дәвам итә

Сүриядә сугыш дәвам итә

Сүриядә Корбан бәйрәме уңаеннан игълан ителгән көч кулланмауның өченче көнендә дә сугышлар дәвам итә. Килешү бозылу турында хөкүмәт гаскәрләре дә, кораллы оппозиция дә, хокук яклаучылар да белдерә.

Сүрия президенты Бәшәр Әсадка тугрылыклы гаскәрләр якшәмбе көнне ил башкаласы Димәшкнең көнчыгыш өлешен артиллерия утына тотуы турында хәбәр ителә. Кайбер мәгълүматларга караганда, һавадан да бомбалаганнар. Илнең төньягындагы Аллепода һәм башка районнарда сугышлар дәвам итә.

Сүриядә халыкара илче Лахдар Браһими өч көн элек Корбан бәйрәме уңаеннан ут ачмау тәкъдиме белән чыкты, әмма ул үтәлмәде. Бу өч көн эчендә дә сугышлар дәвам итә, кешеләр һәлак булды. Яклар бер-берсен ут ачуда һәм провокациядә гаепли.