Украина оппозициясе: парламентка сайлауда канун бозыла

Киевтагы сайлау бүлекләренең берсе

Украина премьер-министры Николай Азаров, парламентка сайлау канун бозмыйча үтә, дип белдерүенә карамастан, оппозиция “карусель” ысулын куллану, шулай ук күпләгән сайлаучыларның көтмәгәндә “авырып китүе” турында хәбәр итә.

Украинаның Запорожье компартиясе “сайлаучыларны күпләп китерүләре” һәм шулай ук күзәтүчеләрнең канун бозулар турында гаризаларын кабул итмәүләрен белдерә.

Донецки өлкәсендә дә коммунистлар лидеры Петр Симоненко бер үк кешеләрнең берничә тапкыр сайлавы, ягъни “карусель” ысулын куллану турында хәбәр итә, әмма хакимият бу хәбәрне кире кага.

Киевта авырганга күрә сайлауга күпләгән кешенең килмәве ачыкланган. Бу хакта журналистларга “Батькивщина” – берләшкән оппозициянең сайлау штабы башлыгы Александр Турчинов белдерде. Турчинов әйтүенчә, илдә 908 мең авыручы теркәлгән, сайлауга ике көн кала чирләп китүчеләр 400 меңгә арткан.

Украинаның Югары Радасындагы урыннар өчен төп көрәш Төбәкләр фиркасе, Берләшкән оппозиция “Батькивщина” һәм Виталий Кличко башында торган “Удар” фиркасе арасында бара.