"Иң кыены – гариплегеңне җиңеп, кеше арасына чыгу"

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстанның Әгерҗе районында яшәүче Рамил Исмәгыйлев 20 елга якын инвалид арбасында көн күрә. Аның 150 гектар җире, агач эшкәртү җайланмалары, гаилә фермасы, машина-техника паркы бар. Мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә тырыша. Дәүләттән ярдәм көтми, бары тик комачау итмәүләрен тели.