Путин саклану министрын алыштырды

Your browser doesn’t support HTML5

Русия президенты Владимир Путин саклану министры Анатолий Сердюковны эшеннән алып, аның урынына Мәскәү өлкәсе губернаторы Сергей Шойгуны билгеләде. Президент бу карарын саклану министрлыгы тирәсендә туган вазгыять һәм объектив тикшерү өчен шартлар тудыру кирәклеге белән аңлатты. Күптән түгел Русия тикшерү комитеты саклану министрлыгына караган “Оборонсервис” ширкәтенең күчемсез милек һәм җир бүлүдә хәрәмләшүләр нигезендә биш җинаять эше ачкан иде.