Халыкта киләчәк турында курку арта, белгечләр әлегә тынычландыра

Русиядәге соңгы тикшеренүләр халыкның яңа инкыйлабтан куркуын, аның мөмкинлегенә ныграк ышана баруын күрсәтә.
Русиядә 1917 елгы инкыйлабка 95 ел тулганда үткәрелгән фикер белешү һәр җиденче кешенең яңа инкыйлаб кирәк дип исәпләвен күрсәтә. Бөтенрусия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сораштырганнарның 13 проценты Русиягә инкыйлаб кирәк дип белдергән. Шул ук вакытта фикер белешүдә катнашканнарның 78 проценты бернинди шартларда да хакимиятне көч белән алыштыруга юл куярга ярамый дигән фикердә. Инкыйлабны яклаучылар бигрәк тә ЛДПР (32 процент) һәм коммунистлар (27 процент) тарафдарлары арасында күп.

Мәскәүдәге Стратегик тикшеренүләр үзәге үткәргән соңгы фикер белешү дә яңа инкыйлаб турында фикер алышуларның артып китүен күрсәтә. Ярты ел элек кенә, күпмеңләгән кешенең протест чараларына чыгуына карамастан, шундый фикер белешүдә катнашканнарның бик зур күпчелеге яңа инкыйлабтан куркулары һәм аны теләмәүләре турында әйткән булган.

Михаил Дмитриев

Стратегик тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Михаил Дмитриев әйтүенчә, Русиядә әле дә халык инкыйлаб кирәкле нәрсә дип исәпләми, әмма инкыйлаб чыннан да булырга мөмкин дип исәпләүчеләр артканнан арта бара. Һәм инкыйлаб мөмкинлегенә ышанучылар хәзер анда-санда гына күренү түгел инде ил халкының шактый зур өлешен тәшкил итә икән.

Дмитриев шулай ук кешеләрнең аңы бик тиз үзгәрүен, элек телгә дә алырга теләмәгән нәрсә турында хәзер мөмкин юлларның берсе буларак ирекле рәвештә фикерләшүләрен борчулы ишарә дип күрә.

Узган ел башында Стратегик тикшеренүләр үзәгенең шундый ук ысул белән үткәргән тикшеренүләре киңкүләм протест чаралары башлану мөмкинлеген күрсәткән иде. Күп тә үтмәстән декабрь аендагы Дума сайлавы чорында чыннан да йөзләгән мең кеше ризасызлык белдерергә урамга чыкты.

Дмитриев инкыйлаб мөмкинлегенә карата мөнәсәбәтнең үзгәрүен исәпкә алмау куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дип кисәтә.

Сәясәт белгече Илдар Габдрафиков Азатлык радиосына инкыйлаб идеяләренең халык аңында ныграк урын ала баруын халыкның хакимиятне башкача үзгәртү мөмкинлегенә ышанычны югалтуы белән аңлатты.

Илдар Габдрафиков

Хакимиятне ирекле сайлаулар аша яки протест чараларына каршы яңа кырыс канун чыкканнан соң киңкүләм протестлар аша үзгәртә алмавын аңлаган кешеләр инкыйлабны мөмкин хәл дип күбрәк уйлый башлый, ди Габрафиков. Әмма, ул Русиядә инкыйлаб булмас, җитәкчеләр арасында да, халыкта да моны аңлаучылар җитәрлек, дигән фикердә. Әлегә моны иң югары җитәкчеләр генә аңламый, әмма хәлләр шуңа таба бара, аларның моны аңлаудан башка чарасы булмаячак, аңларлар, ди чын үзгәрешләргә өметләнүче Илдар Габдрафиков һәм протест белдерүләр бетмәде, әлегә тынып кына тора, тиздән төбәк башлыкларын сайлаулар башланачак, әгәр дә халык анда үзгәрешләр күрмәсә, ризасызлык элеккегә караганда да күбрәк булачак, дип өсти.

Илдар Габдрафикеов фикеренчә, әлегә хакимият бәяләрнең артуына бәйле социаль проблемнарны чишү белән шөгыльләнәсе урынга урыс милләтчелеге белән уйнап халыкның игътибарын читкәрәк юнәлтергә тырыша, әмма зур сәясәт белән бик кызыксынмаган күпчелекне тәшкил итүче халык социаль кыенлыкларга ныклап килеп төртелгәч шулай ук урамга чыгачак. Ә менә милли республикаларның хокуклары кысыла барганда, урыс булмаганнарны кысу арта барганда урыс милләтчелегенең көчәюе тиздән башка милләтләрне дә уятып җибәрергә һәм маятник каршы якка таба хәрәкәт итә башларга мөмкин, ди Илдар Габдрафиков.

Стратегик тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Михаил Дмитриев та Русиядә инде ватандашлар сугышы башлану, Кышкы сарайны яу белән алу кебек нәрсә мөмкин түгел дигән фикердә. Аның әйтүенчә, Русиядә илкүләм эш ташлау башланырга, хакимияткә буйсынмаучылар артканнан-арта барырга мөмкин. Ул вакытта инде соң булачак, хакимиятләргә карата мөнәсәбәт киң халык катламнары арасында бозылса, җәмгыять хәтта хакимиятнең дөрес гамәлләренә дә ризасызлык белдерәчәк. Шуның белән хәтта ахыр чиктә халыкка файдалы булачак эшләргә дә комачаулаячак. Җәмгыять системга каршы эшли башласа, ил идарә ителмәслек хәлгә килә һәм хакимият халык басымы нәтиҗәсендә үзгәрергә мәҗбүр булачак, ди Дмитриев.