Казанда этно-мәдәни фестиваль үтте

Your browser doesn’t support HTML5

4 ноябрьдә Казанның Халыклар дуслыгы йортында "Татарстан-безнең йортыбыз" исемле этно-мәдәни фестиваль оештырылды. Республикада яшәүче төрле милләт вәкилләре арасында үзара дуслыкны һәм килешеп яшәүне ныгыту максатыннан оештырылган чарада Татарстандагы милли-мәдәни автономияләрнең фольклор коллективлары чыгыш ясады.