Барак Обама бу айда Мьянмага килер дип көтелә

АКШ президенты Барак Обама бу айда Мьянмага килер дип көтелә. «Рейтер» агентлыгы хәбәр итүенчә, ул 19 ноябрьгә планлаштырылган. Обама ил президенты Тейн Сейн белән бер рәттән оппозиция башлыгы Нобель бүләге иясе Аун Сан Су Чжи белән очрашыр дип көтелә.

Элегрәк аларның икесе дә Вашингтонда булып киткән иде.

Әгәр сәфәр турындагы хәбәр расланса, Обама Мьянмага баручы беренче президент булачак. 20 елдан артык бу ил белән хәрби режим идарә итте. АКШ һәм башка илләр аңа каршы чикләүләр кертте. Әмма соңгы вакытта илдә демократик үзгәрешләр күзәтелде, хакимият ватандашлар хөкүмәтенә бирелде, Аун Сан Су Чжи өй сагыннан чыгарылды һәм парламентка сайланды.