Мәскәүдә түләүсез һәм сыйфатлы белем алуны таләп иткән митинг үтте

Мәскәү – Бүген Мәскәүдә “түләүсез һәм сыйфатлы белем алу” шартларын таләп иткән митингка 300ләп кеше җыелды.

Чарада югары уку йортлары мөгаллимнәре, ата-аналар, студентлар, активистлар катнашты.

Алар Дәүләт думасында тикшерелүче “Мәгариф турындагы” канунга үзгәрешләр кертергә, түләүсез белем алу мөмкинлеген калдырырга, кечкенә мәктәпләрне ябу сәясәтен туктатырга, сәләтле балалар өчен мәктәпләргә каралган ташламаларны саклап калырга чакырды.