Нальчикта дөньяви җәмгыятьтә мөселманнарның роле турында җыен үтәчәк

Кабарда-Балкар республикасы башкаласы Нальчикта 15 ноябрь көнне дөньяви җәмгыятьтә мөселманнарның роле, дини һәм милли гореф-гадәтләрнең ни дәрәҗәдә бергә саклана алуына багышланган халыкара конференция үтәчәк.

Җыенга Дөнья Ислам галимнәре берлеге генераль секретаре Али әл-Карадаһи, Төркиянең дин эшләре министры Мәхмәт Гөрмәз, ислам дәүләтләреннән галимнәр катнашачак.

Җыенның максаты бүгенге Русиянең дөньяви корылышында ватандашлар җәмгыяте, милли үзенчәлекләр һәм дин тоту арасында балансны табу, ди оештыручылар.