Испания һәм Португалия халкы урамга чыкты

Your browser doesn’t support HTML5

Испания һәм Португалиянең һөнәр берлекләре беренче тапкыр үз-ара килешеп Иберия ярымутравында гомум каршылык чаралары үткәрә. Бүген анда транспорт эшләми, мәктәпләр ябык, үзәк урамнарга протест белдереп йөзләрчә мең кеше чыкты. Халык хөкүмәтнең бюджет реформасына, хезмәт хаклары, пенсияләр киметелүгә ризасызлык белдерә.