Удальцовка чыгарылган гаепләү карары үз көчендә калды

Ульян өлкәсе мәхкәмәсе оппозиционер Сергей Удальцовка чыгарган карарны үз көчендә калдырды. Удальцов элегрәк Кремль тарафлы яшьләр хәрәкәте вәкиле Анна Поздняковага сугуда гаепле дип табылган иде.

Мәхкәмә коллегиясе белдерүендә әлеге эшне карауда бернинди хокук бозулар булмаган, Удальцов гаебе дәлилләнгән диелә.

Оппозиционерга 35 мең сум штраф түләү карары чыгарылган иде. Удальцов үзе гаебен кире кага һәм Позднякованы ялган сөйләүдә гаепли.