Башкортстанның Төркмән авылында мәктәп ябылуга каршы пикет үтте

Your browser doesn’t support HTML5

Төркмән авылында мәктәп ябылуга каршы пикет үтте

18 ноябрьдә Башкортстанның Туймазы районында урнашкан Төркмән авылында мәктәп ябылуга каршы пикет үтте.

328 еллык тарихы булган бу авылда 700дән артык йорт бар, анда мең ярым халык яши. Үткән гасырның егерменче елларында төзелгән әлеге мәктәптә Икенче дөнья сугышы вакытында 1944 елда Дахау төрмәсендә һәлак булган күренекле шагыйрь Хәйретдин Мөҗәйгә багышланган һәм авылның дәһшәтле тарихын тасвирлаган музей да бар.

Пикетка җыелган халык әйтүенчә, идарә хезмәткәрләре мәктәпне ябу карарын татар телле укытучылар җитмәү һәм мәктәптә балалар аз булуга бәйли, шул ук вакытта балаларны күрше авылга йөртү өчен бирелгән автобус шоферына эш хакы түләү өчен акча тапканнар. Мәктәп ишекләре ябылса тагын бер татар авылында үзләренең телен, гөреф-гәдәтләрен һәм мирасын саклап калуда мөмкинчелек кимиячәк дип зарлана авыл халкы.

Төркмән авылында мәктәп ябылуга каршы пикет үтте