Польшада теракт әзерләүдә шикләнелгән ир кеше тоткарланган

Польшада ил җитәкчелегенә каршы теракт әзерләүдә шикләнелгән ир кеше кулга алынган. Аның исеме әлегә аталмый.

Хокук саклау оешмаларында аның парламент бинасы каршында дүрт тонна шартлаткыч булган машинаны шартлатырга җыенуы турында хәбәр итәләр. Терактны бинада президент, хөкүмәт башлыгы һәм кайбер министрлар булганда башкару планлаштырылган.

Варшауда узган матбугат очрашуында прокурор Петр Красонь тоткарланган кешенең Краковтагы университет профессоры булуын әйткән. Тоткарланучы бер генә сәяси төркемгә дә карамаган, әмма аның гамәлләрендә «милләтчел, ксенофобик чалымнар» сизелгән.

Польша телеканналларының берсе исемен әйтмәгән чыганакка таянып тоткарланучының Норвегия террорчысы Андерс Брейвикка ошарга тырышуын хәбәр итте.