Татарстанда мәдәни мирас үзәге булдырылды

Татарстан мәдәният министрлыгы каршындагы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау һәм куллану баш идарәсе «Татарстан мәдәни мирасы үзәге» дип үзгәртелгән.

Әлеге карарны бу үзәкне булдырган мәдәният министрлыгы кабул иткән. Аңа яңа дәүләт оешмасының уставын 30 көн дигәндә эшләү йөкләмәсе бирелгән.