Миңнеханов блогчы төбәк башлыклары исемлегендә 13 урында

“Медиалогия” мәгълүмат-аналитик системасы белгечләре блогларда язып, аларның сүзләре иң күп кулланылган төбәк башлыклары исемлеген булдырды. Октябрь аена булган исемлеккә беренче тапкыр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та эләккән. 20 иң күп языла торган төбәк башлыклары арасында ул 13 урында.

Миңнеханов еш кына үз фикерләрен «Твиттер»да яза. Аны республика массакүләм мәгълүмат чаралары куллана.