Израил халкы солых урнаштыру белән канәгать түгел

Израил халкының күпчелеге Хәмәс белән солых урнаштыруга канәгатьсезлеген белдергән. «Әл-Җәзирә» телеканалы хәбәр итүенчә, алар бу гамәлне премьер-министр Бенамин Нетаньяхуның аларны «сатуы» буларак кабул иткән.

Телеканал журналисты белдерүенчә, Израил халкы фикеренчә Хәмәс бу солыхтан күбрәк откан. Шул ук вакытта алар әлеге хәлләр кабатланачагында шикләнми.