Каһирәдә президентның вәкаләтләрен киңәйтүенә каршы урам җыены узды

Йөзләгән кеше Мисыр президенты Мөхәммәд Мурсинең үз вәкаләтләрен киңәйтү карарына каршы ризасызлык белдереп Каһирәнең Тәхрир мәйданына чыкты. Полиция аларга күз яше чыгаручы газ сипте.

Халык Мурсине диктатор кебек кылануда гаепли. Мурси мондый адымның демократик реформаларны тизләтү өчен кирәк булганын һәм парламент сайлавыннан соң карарның гамәлдән чыгарылачагын белдерде.

Карар узган пәнҗешәмбе көнне кабул ителгәннән бирле башланган урам җыеннарында кимендә бер кеше һәлак булды, дистәләрчәсе яраланды. "Мөселман кардәшлеге" фиркасе Мурсине яклап оештырырга ниятләгән урам җыеныннан баш тартты. Мурси Мисырда узган беренче ирекле президент сайлавында җиңгәнгә кадәр бу фирканең иң тәэсирле сәясәтчеләренең берсе иде.