Фәләстин БМОда "күзәтүче дәүләт" дәрәҗәсенә күтәрелде

Your browser doesn’t support HTML5

БМО Фәләстиннең дәрәҗәсен күтәрде

Бу статус Фәләстингә БМО идарәләре эшендә катнашу, Халыкара җинаять мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеген бирәчәк.
Фәләстин Берләшкән милләтләр оешмасында "әгъза булмаган дәүләт" дәрәҗәсенә күтәрелде. 29 ноябрь кичендә БМОның гомум мәҗлесе утырышында бу резолюцияне 138 ил хуплады, тугыз ил вәкиле каршы чыкты, 41 ил тавыш бирүдән тотылып калды.

Әлеге адым турыдан-туры булмаса да Фәлестинне мөстәкыйль дәүләт буларак тану дип бәяләнә. Тавыш бирүгә кадәр Фәләстин башлыгы Мәхмүт Аббас "Фәләстингә туу турында таныклык" бирергә чакырды. Фәлестиннең БМОдагы вәкиле Рияд Мансур моны "тарихи көн" дип атады.

"Бу тарихи көндә тарихи тавыш бирү булды. БМО әгъзаларының өчтән ике өлешеннән артыгы Фәләстин яклы булуларын белдерде. Гомум мәҗлес Фәләстинне дәүләт буларак тану өчен кануни нигез, аңа "әгъза булмаган күзәтүче-ил" статусы бирде", диде Фәләстин вәкиле Рияд Мансур.

Рамаллада халык БМО карарын бәйрәм итә

Израилнең БМОдагы вәкиле Рон Прозор яһүд дәүләтенең фәләстиннәр белән тыныч яшәргә теләвен, әмма бу тавыш бирүнең солых тырышлыкларын "артка чикерәчәген" әйтте.

Фәләстиннең яңа статусы БМОның төрле идарәләренә кушылу, шулай ук Израилгә каршы шикаять тапшыру өчен Халыкара җинаять мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирәчәк.

Көнбатыш Ярдагы Рамалла шәһәрендә фәләстиннәр бу яңалыкны шатланып каршы алды, урамнарда байраклар куелган машиналар күренде, кешеләр урамга чыгып биеде.