БМО Фәләстиннең дәрәҗәсен күтәрде

Your browser doesn’t support HTML5

БМОның гомум мәҗлесе утырышында Фәлестингә "әгъза булмаган дәүләт" статусын бирү турында резолюцияне 138 ил хуплады, тугыз ил вәкилләре каршы чыкты, 41 ил тавыш бирүдән тотылып калды. Әлеге адым турыдан-туры булмаса да Фәлестинне мөстәкыйль дәүләт буларак тану дип бәяләнә. Көнбатыш ярдагы Рамалла шәһәрендә фәләстиннәр бу яңалыкны шатланып каршы алды, урамнарда байраклар куелган машиналар күренде, кешеләр урамга чыгып биеде. Reuters видеосы