7 декабрьдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында дөнья татар конгрессы V корылтаеның пленар утырышы үтте. Утырышта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
Миңнехановка конгрессның югары бүләге - "Милләт каһарманы" медале тапшырылды. Әлеге бүләкне академик Роберт Нигъмәтуллин, армия генералы Мәхмүт Гәрәев һәм конгрессның башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров тапшырды.
Your browser doesn’t support HTML5
Миңнеханов "Милләт каһарманы" булды
Казакъстан делегациясе Татарстан түрәләренә бүләкләр өләште. Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевка ак тун, бүрек һәм камчы, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка затлы чапан эләкте.
Your browser doesn’t support HTML5
Корылтай: түрәләргә тун, камчы һәм чапан
Казакъстан делегаты профессор Гриф Хәйруллин үзенең чыгышында "Татарстанга ярдәм фонды" төзергә тәкъдим итте. Читтәге татарлар Татарстандагы татарларга ярдәм итәргә тиеш диде ул.