Наил Нәбиуллин татар телен яклап ачлык игълан итәргә әзер

Your browser doesn’t support HTML5

"Азатлык" татар яшьләре берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин “Татарстанда татар телен мәҗбүри укыту бетерелсә ачлык игълан итәчәкмен", дип белдерде. 11 декабрьдә Русия думасында мәгариф турында канун өлгесе икенче укылышта тикшерелә. Әлеге канунда милли телләрне укытуны ата-ана карамагына калдыру каралган. "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары узган шимбә Казанда татар телен яклап пикет уздырды. Милли хәрәкәтнең имамы Гомәр хәзрәт Батырша егетләрнең гамәлләренә хәер-догада булуын әйтеп "Ихлас" мәчете мәхәлләсе тирәсендәге соңгы вазгыять белән таныштырды.