2012 елның 12 мәшһүр хокук яклаучысы

<b>Аун Сан Су Чжи, Бирма. Иреккә чыгарылган.</b> Су Чжи Бирмада ике дистә елдан артык демократия яклы хәрәкәтне җитәкләде. 1989 елдан 2010 елга кадәр ул барлыгы 15 ел гомерен өй сагы астында уздырырга мәҗбүр булды. Бирмадагы хәрби хакимият үткәргән реформалардан соң быел ул парламентка сайланды. АКШ президенты Барак Обама быел Бирмага тарихи сәфәре барышында аның өенә кунакка килде. Су Чжи демократия өчен армый-талмый көрәшүе белән күпсанлы бүләкләр казанды. 1991 елда аңа Нобель Тынычлык бүләге бирелде.

<b>Чэнь Гуанчэн, ватандашлык иреклекләрен яклаучы, Кытай. Иреккә чыгарылгач Кытайдан качып китте. </b> Сукыр, үзлегеннән укып адвокат булган Чэнь Кытайның бер бала сәясәтенә бәйле хокук бозуларны, тиешле вакытыннан соң да мәҗбүриләп бала төшертүләрне һәм кысыр ясауларны фаш итүе белән халыкара танылу алды. Дүрт ел төрмәдә утырганнан соң Чэнь 2012 елның апрелендә йорт сагы астыннан качып китте һәм Пекиндагы АКШ илчелегендә сыену сорап дипломатик җәнҗал чыгарды. Бер айдан ул хатыны һәм ике кызы белән бергә Кушма Штатларга күченеп китү мөмкинлеге алды.

<b>Алесь Беляцкий, оппозиция җитәкчесе, Белорус. Төрмәдә. </b>Дүрт ярым елга иректән мәхрүм ителгән Беляцкий хәзер төрмәдә утыра. Аны салымнардан качуда гаепләү карары Көнбатышта сәяси карар дип бәяләнә. Беляцкий Белорус халык фронты исемле, демократия яклы беренче хәрәкәтне оештырды һәм әлеге хәрәкәтнең "Яз" исемле кеше хокукларын яклау үзәген җитәкли. Ул шулай ук
Фикер иреклеге өчен 2012 елгы Сахаров бүләге финалистларының берсе булды.

<b>Насрин Сотоуди, кеше хокукларын яклаучы адвокат, Иран, Төрмәдә.</b> Сотоуди үлем хөкеме янаган, тоткынлыктагы оппозиция вәкилләрен, хатын-кызларны һәм яшьләрне актив яклап килде. Ул пропаганда тарату һәм дәүләт иминлегенә зыян китерергә маташуда гаепләнеп алты ел төрмәгә хөкем ителде. Фикер иреге өчен 2012 елгы Сахаров бүләкләренең берсе Сотоудига бирелде.

<b>Ай Вэйвэй, рәссам, архитектор һәм сәяси активист, Кытай.</b> Халыкара танылу алган архитектор Пекинда 2008 елгы җәйге Олимпия уеннары стадионын проектлауда катнашкан, әмма соңрак Кытайдагы коррупцияне һәм әшнәлекне тәнкыйтьләве белән хакимиятләрнең ачуын чыгарган. Былтыр ул өч айга кулга алынды һәм салымнардан качуда гаепләнде, әмма, бу сәясәт белән бәйле гаепләү дип аны танудан баш тартты. Кытай салымнар идарәсе аннан 15 миллион юань (2,4 миллион доллар) салымнар һәм штрафлар түләүне таләп итә.

<b>Питер Букерт, Human Rights Watchның гадәттән тыш хәлләр мөдире, Кушма Штатлар.</b> Питер Букерт бәрелешләр барган төбәкләрдә кеше хокукларын бозуларны фаш итү белән шогыльләнде. Быел Human Rights Watch Либия диктаторы Мөәмәр Каддафи сакчыларының кулга алынганнан соң гыйсъянчы сугышчылар тарафыннан күпләп үтерелүен документаль рәвештә сурәтләүче хисап чыгарды. Питер Букерт туплаган мәгълүматларга нигезләнүче хисапта бу үтерү Либиядә сигез ай дәвам иткән кораллы каршылык чорында гыйсъянчыларның тоткыннарны иң күпләп үтерү очрагы диелә.

<b>Денис Муквеге, табиб, Конго. Һөҗүмнән соң савыгып килә. </b>Элегрәк Нобель Тынычлык бүләгенә тәкъдим ителгән хирург-гинеколог Муквеге Конгода озакка сузылган сугышта көчләүләргә дучар булганнарны дәвалаучы хастаханәне җитәкли. Октябрь аенда аның өенә кораллы кешеләр бәреп кереп балаларына корал белән янаган, тән сакчысын атып үтерә һәм үзенә дә аткан. Муквеге һәм аның гаиләсе хәзер башка бер илдә дәвалана.

<b>Владимир Козлов, оппозиция җитәкчесе, Казакъстан. Төрмәдә. </b> Владимир Козлов Казакъстанның "Алга!" һәм Халык фронты хәрәкәтләрен җитәкли. Президент Нурсолтан Назарбаевны каты тәнкыйтьләүче Козлов былтыр Жаңаөзендә нефтьчеләр чуалышлары вакытында хакимиятне бәреп төрешергә маташуда гаепләнеп октябрь аенда җиде ярым ел төрмәгә хөкем ителде. Аны төрмәгә ябуны халыкара җәмәгатьчелек кискен хөкем итеп чыкты, Human Rights Watch "Казакъстанда сүр ирегенә һәм сәяси плюрализмга орым" дип бәяләде.

<b>Малала Йосафзаи, белем алу хокукларын яклаучы, Пакстан. Һөҗүмнән соң савыгып килә.</b> Мәктәптә укучы 14 яшьлек Йосафзаи Пакстанда балалар хокукларын һәм кыз балаларның белем алу хокукын яклавы белән танылган. Октябрь аенда мәктәптән кайтып барганда Талибан сугышчылары аның муенына һәм башына ата. Хәзер ул Британиядә дәвалана.

<b>Идрак Аббасов, журналист, Азәрбайҗан. </b>Апрель аенда 20-ләп полиция хезмәткәре һәм SOCAR дәүләт энергетика шикрәтенең иминлек хезмәткәрләре тарафыннан каты кыйналган Аббасов хастаханәгә салына. Кыйналыр алдыннан ул Бакуның үзәктән читтәге бер бистәсендә SOCARның йортларны җимерүен видеога төшергән була. Кеше хокукларын яклаучылар һәм Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы аны кыйнауны хөкем итеп чыкты. Авторитар Азәрбайҗандагы бәйсез "Зеркало" газеты хезмәткәре Журналистлар иреклекләре һәм иминле институтын оештырган.