Рифкать Фәхретдинов: "Кытай татарлары – аштагы тоз"

Your browser doesn’t support HTML5

Дөнья татар конгрессы корылтаеның 8 декабрьдәге пленар утырышында Кытайдагы татарлар исеменнән чыгыш ясаган Рифкать Фәхретдинов андагы татарларның тормышы белән таныштырды. Хәзерге вакытта Казанда белем алучы Рифкать Фәхретдинов: "Кытайдагы татарлар илдәге 56 милләт арасыннан иң аз санлы халыкларның берсе. Ләкин хикмәт санда түгел, хикмәт – сыйфатта. Татарлар укымышлылык ягыннан Кытайдагы бөтен милләтләр арасында алдынгы урыннарны били. Кытайдагы татарларның саны аз булса да, алар ашка салган тоз шикелле һәрвакыт үз тәмен чыгарып тора", дип белдерде.