Политковскаяны үтерүгә катнашы булган Павлюченков 11 елга хөкем ителде

Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе элекке милиция хезмәткәре Дмитрий Павлюченковны "Новая газета" күзәтүчесе Анна Политковскаяны үтерүгә катнашы булуда гаепләп 11 ел төрмәгә хөкем итте. Хөкемдар Александр Замашнюк хөкем ителгән Павлюченковның каты режимлы төрмәдә утырачагын белдерде.

Төрмә җәзасының 9 ел да 8 ае калып бара. Алты елдан ул вакытыннан алда иреккә чыгаруны сорый алачак.

Политковская балалары мәхкәмәнең Павлюченковтан рухи зыян өчен өч млн сум түләтү карары белән риза. Башта алар 10 млн сум сораган иде.