Мәскәүдә протест белдерүчеләр тоткарланды

Your browser doesn’t support HTML5

19 декабрьдә Русия дәүләт думасы бинасы янында чит ил ватандашларына Русия балаларын уллыкка алуны тыйган канунга каршы протест чарасы үтте. Чарада катнашкан кимендә 13 кеше тоткарланган. Русия думасы әлеге канун өлгесен бүген икенче укылышта тикшерә. “Дима Яковлев кануны” дип йөртелгән бу документ АКШның “Магнитский исемлегенә” Русиянең җавабы булып тора. Reuters видеосы