Үзбәкстан Күмәк иминлек килешүе оешмасында әгъзалыгын туктатты

Күмәк иминлек килешүе оешмасындагы илләрнең башлыклары чәршәмбе Мәскәүдә узган утырышта Үзбәкстанның бу оешмадагы әгъзалыгын туктатып тору турындагы мөрәҗәгатен раслады.

Июнь аенда Үзбәкстан сәбәбен аңлатмый гына оешмадагы әгъзалыгын туктатуны сораган иде. Күп кенә белгечләр Үзбәкстан эчке низаглар очрагында илдә күмәк көчләр кулланылу мөмкинлеген булдырмау өчен тырыша дип исәпли.

Мәскәүдәге саммитта шулай ук 2020 кадәр хезмәттәшлекнең төп юнәлешләренә, Әфганстандагы тәрәккыятькә караган берничә документ та хупланды.