Җыр һәм бию ансамбле юбилей концерты күрсәтте

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле оешуга 75 ел тулды. Айрат Хәмитов җитәкләгән ансамбль үткәнне искә төшерде һәм тамашачыларга яңа програм күрсәтте. Концерт Опера һәм балет театрында бүленеп ике көн дәвам итте. Концертның беренче өлешендә 70 еллык юбилейга куелган “Җиде энҗе бөртеге” тамашасы күрсәтелде. Артистлар аны бераз яңача караш белән башкарып чыкты. Ә инде икенче өлештә еллар буе башкарылып, яратылып өлгергән иң яхшы җырлар һәм биюләр күрсәтелде.