Гыйрак президентын дәвалау Германиядә дәвам итә

Гыйрак президенты Җәләл Талабани

Узган дүшәмбедә йөрәк өянәге кичергән Гыйрак президенты Җәләл Талабанины дәвалау Германиядә дәвам итәчәк. Президент идарәсе аның хәле яхшыруын табиблар күзәтүе астында Багдадтагы хастаханәдән алып кителүен белдерә.

Чәршәмбе көнне ике чыганак Азатлык радиосына Талабанины хастаханәдә күрүләрен һәм ул чакта аның һушсыз хәлдә булганлыгын белдерде.