Татарстан мөфтиенә һөҗүм 20 иң төп вакыйга исемлегенә кергән

«Медиология» ширкәте чыгарган исемлектә Татарстан мөфтие Илдус Фәизгә булган һөҗүм Русия массакүләм мәгълүмат чаралары 2012 елны яктырткан 20 иң төп вакыйгага кергән. Казанда булган хәл исемлекнең 12нче урынында.

Ширкәт мәгълүматларына караганда, беренче өчлеккә Сүриядәге низаг, Владимир Путинны президент итеп сайлау һәм Русия оппозициясе митинглары кергән.