Казанда буран сәбәпле машина тыгыннары сузылды

Your browser doesn’t support HTML5

Төнлә башланган җил-буран китәргә ашыкмый. Иртәдән бирле Казан урамнарында күп кар яву һәм буран нәтиҗәсендә берничә чакрым озынлыктагы тыгыннар хасил булды. Кичкә таба "Яндекс. Пробки" хезмәте Казандагы тыгыннарны 8 баллга бәяләде. Иртән һәм көндез бу саннар 9-10 баллга җитә иде.