Иран Һормуз бугазында хәрби күнегүләр үткәрә

Һормуз бугазында Иран хәрби күнегүләр үткәрә. 27 декабрь 2011

Иранның хәрби диңгез флоты җомга иртән Һормуз бугазында күнегүләр башлады. Дөньяда диңгездә ташылган нефтьнең өчтән бере әлеге бугаз аша үтә.

Күнегүләрдә кораблар, су асты көймәләре һәм авиация катнаша. Хәрби диңгез флоты башлыгы Хәбибулла Сәйари алдан күнегүләрнең чәршәмбегә кадәр дәвам итәчәген, Һормуз бугазыннан кала Һинд океанының төньяк өлешендә дә үткәреләчәген белдергән иде.

Көнбатыш илләр Иран атом програмы хәрби максатларда эшләнергә мөмкин дип белдергәнгә, Тәһран элегрәк, әгәр чит илләр көч кулланса, Һормуз бугазын ябу белән янаган иде. Узган ел АКШ та Фарсы култыгында хәрби көчен арттырды, өстәмә ике авиносец җибәрде.