Казан кондукторы "Яңа ел автобусы" ясаган

Your browser doesn’t support HTML5

Казанның унынчы автобус маршрутында эшләүче кондуктор Елена Трошина автобусны Яңа ел бәйрәме стилендә бизәгән. Моның белән ул үзенең дә, башкаларның да кәефен күтәрә. Аның сүзләренчә, Казан быел Яңа елга тиешенчә бизәлмәгән, шуңа күрә ул бәйрәм рухын тудыруга үз өлешен кертергә теләгән.