– 2012 ел татар яшьләре өчен кызыклы булды дип әйтә алам, чөнки алар башкача эшли башлады, дөньяга башка төрле карашлары барлыкка килде. Алар инде кемнеңдер эшләгәнен көтеп тормый, үзләре яңа проектлар, яңа эшләр башкара. Мәсәлән, шул ук татар музыкасы, татар видеолары өлкәсендә дә яшь видео-операторлар барлыкка килде һәм алар елның иң якты йолдызлары булды. Алар аша, мәсәлән, Илшат Рәхимбай аша татар яшьләренә яхшы таныш бик күп текә клиплар барлыкка килде. Шул ук Индива башкаруында, шул ук Mauzer-Sax дигән яшь саксофончының яңа клибы чыкты әле күптән түгел генә. Популяр музыка язучы яңа музыкантлар да барлыкка килде быел. Мәсәлән, Айнур Шәрәпов. Бөтен яшь популяр башкаручылар анда яздыралар хәзер.
Ә инде зур проектларга килгәндә татар яшьләренең ниндидер зур яңа проектлары барлыкка килде дип әйтеп булмый. Булган проектларны яңарту эше барды. Алар, мәсәлән, шул ук музыка өлкәсендә, шул ук татар яшьләре форумы, татар яшьләре көннәре дисеңме, алар булганны тагын да камилләштерергә тырыштылар.
Тик күңелне борчыган нәрсәләр дә бар. Без аның турында күптән түгел Рәдиф һәм Рүзәл Әхмәдиевләр белән дә сөйләштек. Алар рэп укыйлар һәм татар чараларын алып баралар. Татар яшьләре, гомумән татар теле кулланылышын киметә башладылар. Күңел ачуларда, урамда татар яшьләре русча сүзләрне күбрәк кыстыра башладылар быел. Бу Татар яшьләре көннәрендә дә сизелде быел. Бу турыда Азатлык радиосы сәхифәсендә язуыбызга чараны оештыручылар бераз үпкәләсә дә бу чынбарлык иде. Татар чараларында да сәхнәдә татарча көйләр, татарча сүзләр яңгыраса да, залда тамашачылар арасында яшьләр нигәдер күбрәк русча сөйләшә.