Русиядә бер тәүлек эчендә янгыннарда 39 кеше һәлак булды

Русиянең гәдаттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, соңгы бер тәүлектә Русиядә 39 кеше янып үлгән, 17 кеше юл казаларында һәлак булган, 20 меңләп кеше ут-су белән тәэмин итү кебек хезмәтләрнең тиешенчә эшләмәвеннән зыян күргән.

"Барлыгы 405 янгын теркәлде. 82 кеше янгыннан коткарылды. 121 кеше җәрәхәтләр алды", диелгән министрлык белдерүендә.

Бу саннар узган елның беренче 4 көне белән чагыштырганда 9.9% кимерәк.