Яшь башкаручы Гүзәлем

Your browser doesn’t support HTML5

21 яшьлек башкаручы Гүзәлем (Гүзәл Шиһапова) Әлмәт шәһәрендә яши, Казанда татар яшьләренең күңел ачу чараларында еш чыгыш ясый, 2013 елда Казанга күчәргә тели. Аның тәхәллүсе күпләрдә елмаю уяткан, узган елның соңгы өч аенда ул барлык татар дискәтүкләрендә чыгыш ясап, чит төбәктә яшәүче яңа буын татарлары янына барып та җырларга өлгергән. "Безне әни татарча тәрбияләде, гомеремдә "мама" дип бер ялгыш әйткән идем, әни башка әйтмәслек итте", ди Гүзәлем.