"Голос" бәйгесендә җиңгән татар кызлары журналистлар белән очрашты

Your browser doesn’t support HTML5

Сишәмбедә “Голос” проекты җиңүчеләре Динә Гарипова һәм Эльмира Кәлимуллина “Татар-информ” агентлыгында журналистлар белән очрашты. Русиядә популярлык казанган татар кызларына сораулар явы туктамады. Бер сәгать сөйләшү дәвамында кызлар үзләренең кичерешләре һәм фикерләре турында әйтеп киттеләр.