Интернетта мөселман радиосы эшли башлады

Русия мөфтиләр шурасы һәм Русиянең Европа өлеше мөселманнары Диния Нәзарәте интернетта «Мирадио» проектын башлады. Хәзер http://miradio.ru/ сәхифәсенә кереп мөселман радиосын тыңларга була.

Хәзергә тапшырулар алты сәгатькә исәпләнгән, киләчәктә аны сигез, ә аннары унике сәгатькә кадәр арттыру күздә тотыла.

Радионың эше башлануы һәм проектны тәкъдим итү турында рәсми рәвештә 27 гыйнварда Мәскәүдә Крокус Сили холлда Мәүлед бәйрәме уңаеннан узачак кичәдә игълан ителәчәк.