Казанда "Боз шәһәрчеге" балаларны шатландыра

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстан башкаласындагы "Әкият" курчак театры янында быел балалар өчен боздан төрле шугалаклар, чыршылар, Кыш Бабай һәм Кар Кызы сыннары ясалды. Кышкы каникулда Казан балалары монда килеп үзләренчә күңел ачты. Яңа ел алдыннан башкалада 72 чыршы шәһәрчеге ачылды. Шәһәрнең рәсми порталы бу күрсәткеч узган елгыдан 21гә күбрәк дип белдерә.