Армиядә дүрт солдатның үпкәгә салкын тиюдән үлүе расланган

Русия саклану министрлыгында Көнбатыш хәрби бүлгедә хезмәт итүче дүрт солдатның үпкәгә салкын тиюдән үлүен расладылар.

Барлык дүрт хәрбигә дә тикшерү вакытында “вирус-бактерия үпкә чире” дигән нәтиҗә чыгарылган. Министрлыкта белдерүләренчә, солдатларга вакытында медицина ярдәме күрсәтелгән, әмма белгечләр “тиз үсеш алган авыруны туктата алмаган”.

Хәзер тикшерүне хәрби прокуратура алып бара.